«Сугыш кайтавазы һәм йөрәк хәтере» тематик кичәсе (18+)

Җиңү көне якынлашканда 3 нче санлы китапханәдә балачаклары һәм яшьлекләре Бөек Ватан сугышының кырыс елларына туры килгән тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары катнашында тематик кичә узды. Әлеге чара Комсомол районы ЗЯБ бистәсенең 15 нче мәхәлләсе ветераннар шурасы белән тыгыз хезмәттәшлектә әзерләнде. 

Кунаклар өчен китапханәче «Хәтер битләре» дигән әдәби-шигъри композиция әзерләде. Анда якташларыбыз кылган героик гамәлләр, хатын-кызлар һәм балаларның хезмәт батырлыклары турында сүз барды. Бу кешеләрнең язмышы, кыска булса да, зур батырлык һәм ныклык, бөек түземлек һәм авыр сугыш шартларында яши белү турында сөйли. Алып баручы Җиңү көне илебез халкы өчен изге бер көн булуы һәм булып калачагын билгеләп үтте. Ә уздырылучы чара сугыш чоры вакыйгалары истәлекләренә һәм тылда җиңүгә зур өлеш керткән якташларыбызга багышланды.  Очрашуга чакырылган кунаклар үз хатирәләре белән уртаклашты. Тыл ветераннары С.Шәйхетдинов һәм А.Шәмсиев сугыш башланганда әле кечкенә малайлар гына була. Алар өлкәннәр һәм хатын-кызлар белән бер сафта авыл хуҗалыгы эшләрендә зур көч куюлары турында бәян итте. 

Чарада М.Җәлил, Ф.Кәрим, Б. Васильев, М.Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укылды. Кичә сугыш темасына җырлар белән үрелеп барды. 

Ветераннар шурасы рәисе В.А.Альтапов ветераннарга рәхмәтен белдерде, аларга сәламәтлек, иминлек теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: